- диңгез
- 1. Океанның коры җир белән теге яки бу дәрәҗәдә чолгап алынган бер өлеше – тозлы төчкелтем сулы зур мәйдан. Зур ясалма сулык; зур су мәйданы 2. күч. Берәр нәрсәнең күп булуы, зур мәйдан алып торуы тур. чәчәк диңгезе. ДИҢГЕЗ АВЫРУЫ – Тирбәлү аркасында барлыкка килгән авырулык халәте: күңел болгану, баш авырту һ. б. ш.. ДИҢГЕЗ АРЫСЛАНЫ – Колаклы тюленьләр семь. диңгез хайваны. ДИҢГЕЗ ЙОЛДЫЗЫ – Энәтирелеләр тибыннан диңгез хайваны (йолдызга охшаш). ДИҢГЕЗ КЕРПЕСЕ – Энәтирелеләр тибыннан диңгез хайваны (керпене хәтерләтә). ДИҢГЕЗ КЛИМАТЫ – Температурасы кискен үзгәрми торган дымлы климат; киресе: континенталь климат). ДИҢГЕЗ КОЗГЫНЫ – Зур гәүдәле, кара каурыйлы, кыска канатлы, каты озын койрыклы су кошы; баклан. ДИҢГЕЗ КӘБЕСТӘСЕ – Диңгез суүсемнәренең бер төре; ламинария. ДИҢГЕЗ МӘЧЕСЕ – Кыйммәтле мехлы, ишкәгаяклы, зур гәүдәле имезүче диңгез хайваны; рус. Котик. ДИҢГЕЗ ФИЛЕ – Ишкәгаяклылар отр. су хайваны
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.